⇚ На страницу книги

Читать Бизнес авылча. Рус-татарча

Шрифт
Интервал

Составитель Инсаф Альмухаметов

Редактор Инсаф Альмухаметов

Дизайнер обложки Рафига Альмухаметова

Иллюстратор Александра Тунгусова


© Рафига Альмухаметова, 2024

© Инсаф Альмухаметов, составитель, 2024

© Рафига Альмухаметова, дизайн обложки, 2024

© Александра Тунгусова, иллюстрации, 2024


ISBN 978-5-0065-1298-6

Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero

Бизнес татарча

Шигырь язам иртән торгач:
Бизнес ясарга кирәк!
Башка эш таба алмагач,
Булыйм дим шагыйрь тизрәк.
Йөгерек-йөгерек уйлар килә:
«Мине яз, – да, – мине!» – дип.
Шигырь чыга ала-тилә…
Укыйлар: «Пешмәгән!» – дип.
Пешмәсә дә укыйлар ич:
Бастырыла hәр шигырь.
…Моңарчы авыр эш эшләп
Узган, әй, ярты гомер!
Казыдым, утадым, җыйдым…
Билем калды бөгелеп.
Физик көчләремне җуйдым,
Аттай эшкә җигелеп!
Укыдым, укыттым. Йөрдем
Төзәтәм, дип, дөньяны!
Аңлатты «төзәтмәүчелэр»:
«Көлдермәле! Син аны
Яза белсәң, – шигырь яз да,
Акча эшлә күп итеп,
Укырлык булса шигырең —
Безне яз, матур итеп!»
Күзем ачылгандай булды:
Җиңел, рәхәт эш таптым!
Күңелгә шигырьләр тулды,
Шуларны сезгә… саттым!

Бизнес по-русски

Утром встала – написала:
Бизнес надо начинать.
Ничего-то не умею!
Так начну стихи писать.
«Напиши же про меня!» —
Мысли умоляют все.
«Недовар» я напишу,
Пусть не обижаются.
Ну и что, что «недовар».
Разве это не товар?
Все стихи печатают,
Несмотря не недовар…
Ох, полжизни на работе
На тажёлой горбилась:
И сажала, и копала,
Пока не скукожилась…
И училась, и учила,
Мир исправить думала!
Все смеялись надо мной:
«Ишь ты, чё надумала!
Ты нас больше не смеши,
Лучше уж стихи пиши.
Если напечатают
Ты про нас-то не забудь!»
Вот глаза-то мне раскрыли:
Работёнка плёвая!
Все стихи ко мне приплыли,
Ну, а я их – продала!

Чаманы бел!

Иртән үк язасың килсә,
Сикереп тор, ручка тот.
Ашап вакыт уздырмыйча,
Яз да куй шигырь «бер пот!»
Күп мени ул «бер пот» шигырь?
Бик тиз язылып бетә.
Сәгать бер.
                   Арган кул гына
Язганнан соң ял көтә…
Төш турында язам дисәң,
Ашап торма обедны:
Ашаганда онтып куйсаң
Шигыреңне – обидно!
Күп мени, калдырып торсаң,
Бер очтан, кичке ашны?
Бер поэма язып куйсаң,
Шәп була ул, канишны!
Кичке аш үтеп киткәндә
Сәгатькә карап торма:
Синең бит инде киштәңдә —
Бер пот шигырь, поэма!
…Көне буе ашалмаган,
Арып, йоклап утырам.
Төшемдә шигырь, поэма
«Тозлап» ашап утырам!

Урын юк

«Башлы син», – диләр. Сүз юк:
Белемгә булдым гел тук.
Нигәдер Айфон гына
Керми башка: урын юк!

Менә нинди хайван ул

Түзеп буламы авылда
Чебен бызылдавына!
Мин түзә алмыйм, эч поша,
Аның «сыз-зылдавына».
Тидереп тә булмый, кусаң
Артыннан: «Сытам!» – диеп.
Яннарыңнан очып китә,
Суккычым калмый тиеп.
Бөтен бүлмәне әйләнеп,
Чебен куам: «Кая ул?»
Тавышы бар, ә үзе юк,
Менә нинди «хайван» ул!

Бабушка с айфоном

Я мобильников модных
Никогда не пойму:
Кнопок – тыща! В «неволе»
Телефонном живу.
Говорю я Айфону:
«Замолчи, золотой!»
Хоть бы хны телефону.
Нет. Звонит, как живой.
Как живой, предлагает
Делать эдак иль так…
Видно, он полагает:
Всем все ясно и так!
Символов – миллион…
Чтобы их одолеть,
Надо новый «Диплом
об Айфоне» иметь!
Мне ведь лишь позвонить
Кой-кому, кой-куда…
Не могу дозвониться.
…Легче сбегать туда!

Хәзерге балалар

«Институт бетереп туа
Хәзерге балалар!» – дип,
Сөйләнеп йөрделәр зурлар,
Без әле яшь идек бик!
Хәзер чират җитте бугай
Безгә, ачыклык кертеп,
Инде сөйләшергә болай:
«Балалар туа, тотып