(җыр)
Туган авылым, газиз Чургылдыма
Бүген тагын кайтып килүем.
Монда минем якын кешеләрем,
Монда яши минем күңелем.
Туган ягым – яшел бишегем син,
Бу дөньяга синдә мин тудым.
Ераклардан сине сагынып кайтам
Туган авылым – газиз Чургылдым!
Авылымның даны – ике герой.
Исемнәре мәңге күңелдә.
Алар батырлыгын хәтерләтә
Мәрмәр бюстлар авыл түрендә.
Авылымның тирә-ягын бизи
Чишмә-таулар, кырлар урманнар.
Табигате генә түгел гүзәл
Кешеләре шундый уңганнар!
Туган авылымда якын миңа
Һәрбер йорты, һәрбер кешесе.
Еллар үтсә, тормыш үзгәрсә дә
Газиз авылым мәңге яшәсен!
2017 ел.
Туган якка кайту
Вагон тәрәзәсеннән үрелеп
Кояш карый минем күземә.
Эсседәнме, әллә шатлыктанмы
Ят алсулык чыккан йөземә.
Сәгать теле сыман келтер-келтер
Поезд чаба туган ягыма.
Бик сагындым туган авылымны!
Ул да микән шулай сагына?
Көткән чакта минуты да аның
Бер сәгать шикелле тоела.
Туган якта үткән һәрбер мизгел
Хәтеремә мәңге уела.
Әле дә истә: бала чакта уйнап
Көннәр буе тышта йөрелгән.
Су буйлары, басу, каенлыклар
Бар да хатирәгә үрелгән.
Тынып калган хәзер су буйлары
Сукмакларны чирәм каплаган.
Ә шулай да авылым табигате
Балачагым төсен саклаган.
2018 ел.
(җыр)
Сагынуымны сезгә әйтер өчен
Табып булмас, ахры, сүзләрне.
Беләсезме, бик күрәсем килә
Җанга якын нурлы йөзләрне.
Сез бит минем йөрәк түрендәге
Балкып янган якты кояшым
Килә сезнең назлы елмаюны,
Җылы карашларны тоясым.
Балачакта уйландырмый иде,
Хәзер аңлыйм – сез иң яхшысы!
Ераклардан мине тартып тора
Гаилә учагының яктысы.