Сагынулар авыр була икән,
Онытулар мөмкин булмаса.
Күңелләрдә калып бер моң булып,
Кабатланып, hаман җырласа.
Еракларда, ләкин якын кебек,
Үтә алмаслык кына аралар.
Калмагандыр артык тирән булып,
Күптән төзәлгәндер яралар.
Язмышларның бизәкләре булып,
Шуңа кабат, тели күңелләр.
Шатланулы офтанулар алар,
Сагынулар кайгы түгелләр.
Сагынулар килә җитәкләшеп,
Моңнар белән күңел тулганда.
Гомернең ул, бәхет урыннары,
Сагынырлыклары булганда.
Сагынма дим, үзем сагынсамда,
Кай якларга күңел тартсада.
Күңел, үтеп адашулар аша,
Узар юлын күптән тапсада.
Агыйдельнең биек ярларында,
Тау башында тора Актаныш.
Ядкәредәй булып милләтенең,
Татарларга хәзер бик таныш.
Яшә шулай, якты маяк булып,
Тарихларда калып, макталып.
Агыйдельнең агымнары кебек,
Озак гасырларга сакланып.
Ак исемнән, ак хыяллар туып,
Ак юллары әле салыныр…
Актанышым диеп җыр сузучы,
Киләчәгендә дә табылыр.
Көнчыгышы булып милләтенең,
Син калырсың hаман ак булып.
Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,
Макталырлык матур як булып.
Тау башында үсә Актаныш,
Ак булуы калыр сакланып.
Бед (з) некеләр диеп горурланып,
Сокланырлык булып – таң калып.
Күңел тарту, күңел тартылуы,
Еракларга таба күчәме…
Тоймаганга, әллә онытканга,
Якын гына булган кичәне.