Тарих турында уйланып
Һәр нигезнең, һәр авылның, Һәр каланың үткәне бар… Гыйбрәт алырлык мирасның калганы бар, киткәне бар.
Бер яктан караганда, безнең авыл да, меңләгән башка авыллар кебек, салмак кына бер алган юлдан гасырлар аша үзгәрешләрсез генә барган да барган сыман. Аның үткәнендә бернинди кызыклы, истә калырлык вакыйгалар, күренекле шәхесләр дә булмаган кебек. Ләкин болай уйлау урынсыз. Тарих ул аерым кешеләрнең язмышыннан тора. Авыл тарихы – танылган шәхесләр тарихы гына түгел, ә бәлки анда яшәгән һәр кеше тарихы. Бу тарихта һәркем кадерле. Шәҗәрәсеннән аерылган бүгенге буыннар өчен моны аңлау бигрәк тә мөһим. Һәрбер авылның йөзен билгеләүче нәселләр, буыннан-буынга ихтирам белән искә алынучы шәхесләр булса да, авылны бар итүче, аны яшәтүче алар гына түгел, ә авылның хезмәт сөюче бүгенге халкы икәнлеген онытмаска иде.
Төбәгегез тарихы турында уйлагансыз икән, эшне аксакаллардан башларга кирәк. Авылда гомер иткән өлкәннәрнең җанлы хатирәләре – менә дигән кызыклы чыганак. Алар исән чакта бөтен белгәннәрен язып алып калу, яисә шуңа омтылу бик мөһим нәрсә.
Соңгы елларда авыл тарихларына зур әһәмият бирелә башлады. Һәвәскәр авторлар үзләре яшәгән җирлекнең үткәнен тасвирлап, кызыклы гына басмалар тәкъдим итеп тора. Гадәттә, бу авылның зыялы кешеләре: укытучы, мәдәният хезмәткәре, элеккеге җитәкче, дин әһеле яки китапханәче булырга мөмкин.
Элегрәк елларда мондый төр басмалар күбрәк шәхси истәлекләргә нигезләнгән булса, соңгы вакытларда архив чыганаклары һәм археология материалларына таянып язылган ярыйсы гына җитди китаплар да дөнья күрә. Бу фактны тарихчы галимнәр дә раслый.
Тарих турында язмалар укыганда, бигерәктә сиңа таныш булган туган якларың исеме очраса… үзеңне тарихка чумгандай хис итәсең. Кызыксыну арты кызыксыну аның яңа битләрен ачарга мәҗбүр итә. Ерак чорлардан ук башланган авыллар тарихы үтә дә кызыклы һәм гаҗәеп бай икәненә тагын бер кат ышанасың.