Тарих булып кала балачаклар,
Һәр язмышның үзе тарихы.
Күпме алар сакланырлар икән;
Гомерләрнең үтеп барышы…
Ялан аяк йөрү, иң беренче,
Карлар эреп чирәм чыгуга.
Ачу килеп, үпкәләшеп китү,
Ялгыш кына этеп егуга…
Чиксез кебек колхоз басулары,
Чөгендерен кемнәр оныткан.
Олы кеше кебек караңгыда,
Тәүге тапкыр кайту клубтан…
Каникуллар, колхоз эшләрендә,
Яшьләренә карап эше бар.
Ул вакытны татып карамаган,
Балачакта, нинди кеше бар.
Күпләр белми тирес сугуларны,
«Утын» итеп кышын ягарга.
Буш вакытлар каян булды икән,
Урамнарда, тагы «чабарга»?
Булды микән ат җикмәгән кеше,
Кышын, көзен, җәен, язларын.
Хәтирәләр булып калсаларда,
Үтә алганбыз бит, язганын.