Хатлар язам хәзер киләчәккә,
Үткәннәрдән hәмдә бүгеннән.
Теләнмәгән бәлки теләкләрне,
Табып алып күңел түреннән.
Күпме сүзләр инде онытылган,
Күпме хисләр инде сүнгәннәр.
Булганнары озын гомер буе,
Гел озатып безне килгәннәр…
Күпме калганнары әйтә алмыйча,
Ни сәбәптән калып тыелып…
Онытмаслык була алганнары,
Күңелләрдә кала уелып…
Күпме сүзләр кала әйтелмәгән,
Ихласлары бәлки ялганы…
Беленмичә, уйда хыялларда,
Серләр генә булып калганы.
Хатлар язам хәтер төпләреннән,
Сайлап алып җылы булганын..
Хатлар укыганда, уйланганда,
Күңелләрнең тула торганын.
Булсын әле, саклансыннар алар,
Кабат кабат, укый алырлык…
Якыннарың булсын бу тормышта,
Сагынырлык… хатлар язырлык.