Бәхет кебек кенә узып киттең,
Артларыңнан улчак чапмадым…
Кабатланмый икән андый мизгель,
Эзләсәмдә башка тапмадым…
Ерагая бара ул вакытлар,
Әллә кайчан күргән төш кебек.
Үкенүләр кебек булып кала,
Эшләнмичә калган эш кебек.
Насыйп булган әле ул вакытлар,
Хисләр булып барыбер саклана…
Очраша алыр бәлки әле хисләр,
Төрле җирдән юллар барсада.
Үткән вакыт, йолдыз кебек күктә,
Таба алсаң эзләп, нуры бар…
Язмыш уза нигъмәт арасыннан,
Кечкенәсе белән зуры бар…
Хәтирәләр белән күңел тулган,
Яшәүләрдә димәк бәрәкәт…
Кайчагынды үкенечле мизгель,
Күңелләрдә саклый җәрәхәт…