Язмыш дибез, аны гади телдә.
Тәкъдир итеп, язып куелган.
Үтәр өчен, аның кадерен белеп,
Кеше гомерләре буеннан…
Ике юлы- hәрчак сайлар өчен,
Кайсы юлдан, ничек барырга.
Юллар алыштырып яшәмичә,
Кушканында кирәк калырга.
Гәмәлләрдә язмыш матурлыгы,
Болар барсы кеше ирегендә…
Сайлый белү, кеше акылында,
Күңелендә аның – җилегендә.
Язылгандыр гомер озынлыгы,
Ләкин алар безгә билгесез…
Тыелырга кирәк, үтәү кирәк,
Дөрес яшәүләрнең билгесен.
Бөтен ризык Раббың тарафыннан,
Булган малың- сынау нигъмәте.
Билгеле бит, кеше җир йөзенә,
Үз теләге белән килмәсе…
Тәкъдир бит ул гади генә түгел,
Ул бит- сиңа диеп язылган…
Тәкъдиреңә тугры булу кирәк,
Гомер буе… аның языннан…
Безнең өчен ул бит язылган!