⇚ На страницу книги

Читать Кайту

Шрифт
Интервал


1

Күрер күзгә Тәнзиләгә унөч яшь бирерлек тә түгел иде. Кечкенә буйлы, ябык кыз. Төсе уңа башлаган косынкасы астыннан икегә аерып тараган чөм кара чәчләре күренеп тора. Чәчләре әтисенекенә охшаган аның, әнисенекенә тартса салам төсендә булыр иде. Гадәттә, ул бөтерчек кебек, урынында гына тора белми. Шул тынгысызлыгы аркасында әнисеннән дә эләгештерә. Үзе шук булса да гадәттә аның күзләре уйчан, сагышлы, дөньяның ачысын-төчесен күргән олы хатыннарныкына тартым.

Тик бүген ул үзенә охшамаган иде. Күзләрендә очкын уйный, баскан урынында талпынып-талпынып куя, күңеле нәрсәдер көтә, кайдадыр ашкына… Әнисе, утыз биш яшьләр тирәсендәге ябык гәүдәле хатын, кулын аның иңенә салып, багана башындагы радио тәлинкәсенә төбәлгән. Кызын тыярга теләгәндәй әледән әле аның иңеннән кысып-кысып ала. Кайчагында Тәнзиләгә шелтәле караш та ташлап куя. Кыз гына бик илтифат итми, ул үз дөньясында – ашкынулы, дәртле, ярсу.

Кәнсәләр янындагы багана төбенә радио тыңларга җыелган кешеләрнең барсы да җитди. Кемдер кара көйгән, кемдер нәфрәтен тышка чыгармаска тырышып иреннәрен кыскан, кемдер кашларын җыерып йодрыгын йомарлаган, кемдер дөньядан ваз кичкән кыяфәт белән тирә-ягын күзәтә, кемнәрнеңдер йөзендә астыртын тантана чалымнары уйный. Бер авыл кешеләре булсалар да радиодан ишетелгән хәбәрне төрлесе төрлечә кабул итә.

Смоленск өлкәсенең Белорусия чигеннән ерак түгел урнашкан Качкы авылына бу хәбәр нинди җилләр белән килеп җиткәндер, әмма кешеләр иртә таңнан ук үзара пышылдаша башлаган иде инде:

– Сугыш чыккан икән бит. Нимесләр басып кергән.

– И, ходаем, ниләр генә булып бетәр инде тагын.

– Безнекеләр себереп чыгарачак аларны.

– Бәлки, яхшыга юраргадыр, ә… Совет властенең дә рәхәт күрсәткән җире юк бит…

– Юктыр ла, гайбәт кенәдер. Германия белән безнекеләр килешү төзегән ди бит. Тату яшәргә дип.

Яңа хәбәр телдән-телгә күчеп йөрсә дә аның хаклыгына күпләр ышанып җитмәде. Моңа кадәр дә чик буйларында кораллы бәрелешләр турында сөйләгәннәре бар иде. Аларның берсе дә дөрес булып чыкмады, һәрхәлдә, рәсми мәгълумәтләр моны кире какты. Тик бу юлы сугыш чыгу турындагы хәбәр дөрес иде. Төш җитүгә үк "Радиодан сугыш турында сөйләячәкләр икән," – дигән сүзләр таралды. Ашыгыч эше булмаганнар алдан ук радио тәлинкәсе урнашкан багана төбенә барып җайлы урын алып куйды. Эше булганнар артык еракка китмәскә тырышып, радиога колак сала-сала хәрәкәт иттеләр.

Бераздан чит ил эшләре буенча халык комиссары Молотовның тавышы ишетелде. Аның "Граждане и гражданки Советского Союза!" – дигән сүзе бөтен авыл халкын мизгел эчендә шушы багана төбенә җыйды. Күпләр эшләп йөргән җирләреннән, сәнәк-тырмаларын да куярга онытып, килеп басты.

Качкы борынгы татар авылы булса да революциядән соң кемнәрне Себергә сөреп, кемнәрне атып үтереп халыкны сирәкләделәр дә төрле җирләрдән төрле милләт вәкилләре күченеп килде. Кешеләр элеке шикелле үк аралашып бармаса да ачыктан-ачык дошманлашучылар да юк, үзара сыешып яшиләр. Хәзер ул татарныкы булудан туктап күпмилләтле Совет кешеләре яши торган гадәти авыл иде.

Әнисе белән Тәнзилә дә авыл читендәге аланда печән әйләндереп йөриләр иде. Тавыш ишетелү белән алар да, башкалар кебек үк, йөгерә-йөгерә багана төбенә килделәр. Молотовның беренче сүзе үк кызык тоелды. "Гражданки" димәде ул, ничектер сәер итеп "граждынки" дип әйтте. Бу Тәнзиләгә генә сәер тоелмаган икән. Баган төбенә җитүгә аны ахирәте Наташа куып җитте: